Уку утравындагы шаян маҗаралар (6+)

Мәктәп яны лагере балалары өчен 1 нче санлы Мәгълүмати китапханә үзәге хезмәткәрләре «Уку утравындагы шаян маҗаралар» дигән уен программасы үткәрде.

Озорные
IMG_20210607_095428
IMG-20210607-WA0006

Балалар китаплар һәм әдәби геройлар иле буйлап сәяхәт кылды. Әкиятләр илендә бәйгеләр әкияти мич янында барды, анда балаларга биремле пәрәмәчләрне авыз итәргә, чуендагы бәрәңгеле сорауларга җавап бирергә туры килде. «Шаян кабартма» уенында исә укучылар яхшы кәеф һәм бик күп уңай тәэсирләр алды. Алга таба балалар «Мультляндия» илендә булды, тасвирлама буенча мультфильм героен бик тиз һәм җиңел таныды, «Мультфильм операторы» уенында җитезлекләрен күрсәтте. Шулай ук «Тәмлетамаклар» илендәге хәрәкәтчән уеннар бик күңелле үтте, тәмле сорауларга җавап бирделәр, ярыша-ярыша конфетлар гирляндасы җыйдылар. Балалар, авырлыклардан курыкмыйча, күркәм Уку иленә кадәр уңышлы гына барып җитте. 

Барлык катнашучылар матур тәэсирләр, яхшы кәеф, шатлык-куанычлар һәм күңел күтәренкелеге туплады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: